Табигатьнең табышмагы…

Табигатьнең табышмагы. Аңлыйм димә —
Сулык-сулык елый белә көлә-көлә.
Нидер көтә. Йә…яратып китә…
Киткәндә дә җан түрендә кала белә!
Тик ХАТЫН-кыз!

Бер гомердән ничә гомер бирә —
Бер бәгырен меңгә телә-телә.
Мәхәббәтсез шайтан таягы ул…
Яратудан әверелә гөлгә!

Җәфа чигеп түгел. Бер шатлыгын күккә чөеп
Яши белә төнне ялгап көнгә.
Яши чирек гасыр иңне терәп иңгә.
Һәм… табышмак булып кала белә!
Тик ХАТЫН-кыз!

Кемдер өчен шәхси кояш.
Кемдер өчен
Буе җитмәс йолдыз!
Уттан алам, суга салам —
Мин — ХАТЫН-кыз!

Мин хатын-кыз!
Эчемдә-ут. Тышымда- ут.
( Ходай безне яраткан да…
Ни ирләргә,
Ни Ходайның үзенә дә бер тынгы юк!..)

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт